«Очраклы ярлар белән йоклау бәхеткә китерми...»
Беренче тапкыр кинога чакырдым. Кире какмады, ләкин караңгы залда кулларын учыма алырга омтылуымны җилбәзәклек итеп кабул итте. Бер сүз белән җиргә төшерде: «Кимсетмәгез мине, зинһар өчен, очрашуга риза булуым да Сезне хөрмәт иткән өчен генә», – диде. Ышанасызмы, бер ел буе эштән өенә озатып йөргән арада бер тапкыр да үбәргә рөхсәт бирмәде!